10 августта бөтен Россия буенча физкультурачылар көне бәйрәм ителә. Бәйрәм ел саен «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу көнне төрле спорт мәйданчыкларында һәм спорт комплексларында бәйрәм фестивальләре һәм ярышлар уздыру планлаштырыла.
Яшел Үзәндә бәйрәм уңаеннан ачык чемпионат һәм чаңгы роллерлары буенча беренчелек уздырылачак. Ярыш «Маяк» спорт комплексының махсуслаштырылган трассасында узачак. Анда Татарстанның танылган чаңгычылары Андрей Ларьков, Анастасия Доценко, Павел Сюлатов һәм Алия Иксанова катнашачак.
Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашуга гаризаны 6 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://mail.orgeo.ru/event/info/36780