Спорт барысы өчен дә: түбәнкамалылар тандемнарда велоузышларда җиңделәр

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Түбән Камада велосипедчылар берлеге оештырган күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен велоспорт буенча ярышлар узды.

«Тандемнарда велоузышлар» проекты сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спорт тормышына җәлеп итәргә тиеш.

Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 7 км һәм 12 км дистанцияләрне үткән командалар катнашты. Ир-атлар ярышында Түбән Кама командасы җиңү яулады. Алмаз Билалов һәм Дмитрий Вавилов бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Хатын-кызлар заездында Ольга Кашникова һәм Екатерина Шмелева составында Түбән Новгород командасы җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International