Мамадыш районында боз сараен капиталь ремонтлау башланды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Объект «Спорт объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча реконструкцияләнә.

Ремонт кысаларында боз катламы тулысынча яңартылачак. Хәзер төзүчеләр иске мәйданчыкны сүтәләр: отбортовкаларны сүтәләр, бетонның беренче катламын һәм суыткыч торбаларны салалар, грунтны чыгаралар. Бу этаптан соң боз кыры нигезе тулысынча алыштырылачак. Шулай ук җылытуның яңа системасын салу планлаштырыла, ул – җылы контур – каток астында грунт кабаруын һәм туңу проблемасын булдырмаячак.

Эшләрне сентябрьдә төгәлләргә планлаштыралар. Әлегә яшь хоккейчылар тренировкаларның бер өлешен боздан тыш уздыралар. Августта, боз тренировкалары яңадан башлангач, якындагы шәһәрләргә чыгачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International