3 ярыш көне йомгаклары буенча Йөзү буенча Россия Кубогында Татарстан Республикасы җыелма командасы 6 медаль яулады

2024 елның 26 июле, җомга

23-28 июльдә Екатеринбургта йөзү буенча Россия Кубогы уза. Турнирда инде 3 көн азагына җитте, 18 комплект медаль уйнатылды. Ярышларның 1 өлеше йомгаклары буенча Татарстан Республикасы копилкасы 6 бүләк белән тулыланды.

1 көндә эстафетада спортчылар 2 медаль яулады:

Софья Дьякова, Дарья Устинова, Анастасия Колпакова һәм Валерия Саламатина составындагы ТР хатын-кызлар җыелма командасы алтын медаль яулады. Кызлар ирекле стиль белән 4х200 метр араны 8 минут 32,43 секундта үттеләр.

Ир-атлар җыелма командасы шундый ук эстафетада 3 минут 19,19 секунд нәтиҗәсе белән өченче булды. Команда составына Алексей Мерзляков, Андрей Минаков, Реналь Нәҗипов һәм Алексей Крутых керде.

2 һәм 3 нче көннәрдә җыелма команда копилкасы индивидуаль бүләкләр белән тулыланды:

200 метрга аркада йөзүдә Дарья Устинова (2 минут 12,5 секунд) җиңүче булды; Софья Дьякова — 800 метрга ирекле стиль (8 минут 32,43 секунд) һәм Андрей Минаков — 100 метрга баттерфляй (51,5 секунд) көмеш медаль яулады; Анастасия Колпакова — 200 метрга баттерфляй (2 минут 12,18 секунд) бронза медаль алды.

Бүген турнирда 4 ярыш көне башлана. Спортчылар өчен тагын 6 комплект медаль уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International