«Энергия» регби клубы – пляж регби буенча Россия чемпионнары

2024 елның 28 июле, якшәмбе

27-28 июльдә Мәскәүдә пляж регби буенча Россия чемпионаты узды. Ир-атлар арасында финал турнирында бөтен Россиядән 12 иң яхшы команда катнашты. Татарстан Республикасын «Энергия» регби клубы тәкъдим итте.

«Энергия» командасы барлык матчларны җиңелүсез уздырды һәм турнирны җиңде. Финал матчында татарстанлылар «Самара» РКын 6:5 исәбе белән җиңде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International