Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы сакчы Богдан Киселевич белән бер еллык контракт төзеде.
Узган сезонны оборона уенчысы Омскиның «Авангард»да уздырды.
Шулай ук ул 2018 елгы Олимпия чемпионы һәм 2022 елгы Гагарин Кубогы иясе. Богдан Киселевич бер сезонны океан артында НХЛ клубы «Флорида Пантерз» составында үткәрергә өлгергән.