Россия хәрби сәнгатьләр берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков хәрби диңгезчеләрне Россия спорт җәмәгатьчелеге исеменнән Хәрби Диңгез Флоты көне белән котлады

2024 елның 28 июле, якшәмбе

2024 елның 28 июлендә Казанның Җиңү паркында Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы митинг узды.

Һөнәри бәйрәмне билгеләп үтәргә Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, матрослар, мичманнар, старшиналар, офицерлар, аларның гаиләләре һәм дәрәҗәле кунаклар җыелды.

Александр Даренков хәрби диңгезчеләрне Россия спорт җәмәгатьчелеге исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Шулай ук яшь буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен Россия Хәрби-Диңгез Флоты һәм диңгез пехотасы ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Тантаналы митинг Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International