Бүген Минскта чирәмдәге хоккей буенча «Дуслык кубогы» халыкара турниры тәмамланды.
Хатын-кызлар җыелма командалары ярышында Россиянең милли командасы, ярышларда көмеш медальләр яулап, 2 урынны алды.
Россия җыелма командасы составында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасының сигез уенчысы чыгыш ясады: капкачы Ангелина Яшина, сакчылар Виктория Чепурнова, Яна Тартышная һәм Екатерина Макагонова, ярымсакчы Александра Стариенко, һөҗүмчеләр Богдана Садовая, Юлия Сартакова һәм Эльза Гобәйдуллина. Россия яшүсмерләре җыелмасы өчен Казанның ике динамовкасы: капкачы Кристина Пацан һәм ярымсакчы Мария Захарина уйнады.
Россия җыелмасы һәм «Ак Барс-Динамо» ЧХК (Казан) уенчысы Богдана Садовая турнирның иң яхшы бомбардиры булды, ул көндәшләре капкасына 7 туп кертте.
Исегезгә төшерәбез, ярышлар Беларусь Республикасы башкаласында 23 июльдән бирле узды. Россиянең милли җыелмасы һәм Россия яшүсмерләр җыелмасы составында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасының 10 хоккейчысы уйнады.