Казанда 2024 елгы сезонның бердәнбер «Гонка героев» - «Геройлар узышы» ярышы стартына өч меңнән артык кеше чыкты

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

27 июльдә «Зөя калкулыклары» курорт-шәһәрендә «Геройлар лигасы» массакүләм спорт чараларын оештыручы тарафыннан каршылыклар аша «Гонка героев» - «Геройлар узышы» узды. Масштаблы каршылыклар аша йөгерүдә 3000нән артык кеше катнашты. Бу Казанда 7 сезон эчендә рекорд булды.

Катнашучылар өчен 10 километрдан артык озынлыктагы трассада урнашкан көч һәм чыдамлыкка 32 сынау әзерләнде. Каршылыклар полосасы үз эченә төрле катлаулылыктагы традицион кул йөртүчеләрне ала, аларны бары тик кул көче хисабына, җиргә кагылмыйча гына үтәргә кирәк. Катнашучыларга текә күтәрелешләрдән, су һәм пычрактан торган күпсанлы киртәләрне һәм, әлбәттә, адым саен үз куркуларын җиңәргә кирәк иде.

Һәвәскәрләр белән беррәттән, «Геройлар ярышы»нда 250 тәҗрибәле атлет катнашты. Чемпионат форматында алар призлы урыннар өчен көрәштеләр. Чемпионатта катнашучылар арасында трассаны иң тиз узу вакыты: ир-атлар арасында – 53 минут, хатын-кызлар арасында – 1 сәгать 20 минут. Җиңүчеләрне кубоклар һәм партнерлардан призлар белән бүләкләделәр.

Шулай ук бу көнне Россия Кубогы да узды (10-11 км): беренче урынны алган спортчы трассаны 46 минутта, ә кызлар арасында җиңүче 1 сәгать 2 минутта үтте.

Чара дәвамында ярышта катнашучылар һәм аларның җанатарлары өчен фан-зона эшләде. Анда чара партнерлары һәм проектны оештыручылардан массакүләм разминкалар һәм төрле спорт активлыклары узды. Тернәкләнү зонасында ял итәргә, затейпироваться, конкурсларда катнашырга, шәп фотолар ясарга һәм кыр кухнясында тамак ялгарга мөмкин иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International