Екатеринбургта йөзү буенча Россия Кубогының дүртенче ярыш көне бара. Бүген спортчылар 8 комплект медаль өчен көрәштеләр.
Ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә Татарстан йөзүчесе Софья Дьякова триумфатор булды. Кыз дистанцияне отты һәм Россиянең яңа яшүсмерләр рекордын – 4 минут 5,16 секунд – куйды.
Алдагы казаныш – 4 минут 6,67 секунд – Ксения Мишарина куйган иде.