Екатеринбургта йөзү буенча Россия Кубогының финал этабы тәмамланды. Турнир 23-28 июльдә узды.
Ярышларның 6 көне нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы 1547 балл җыеп, гомумкоманда зачетында 3 нче урынга чыкты.
Турнирның икенче өлешендә җыелма команда копилкасы тагын 4 бүләк белән тулыланды:
Ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә Софья Дьякова абсолют җиңүче булды. Кыз 4 минут 5,16 секунд вакыт күрсәтте һәм яшүсмерләр арасында яңа Россия рекорды куйды.
Ирекле стиль белән 100 метрлы дистанциядә көмеш медаль иясе Андрей Минаков булды (48.07 секунд); шулай ук 4х100 метрлы катнаш эстафетада Татарстан командасы көмеш медаль яулады. Николай Зуев, Эдуард Вәлиәхмәтов, Андрей Минаков һәм Алексей Мерзляков 3 минут 37.96 секунд вакыт күрсәттеләр.
Комплекслы стиль белән 400 метрга дистанциядә Ярослав Соколовский җыелма команда копилкасына бронза медаль алып килде. Аның вакыты-4 минут 19.43 секунд.
Россия Кубогының финал этабында Татарстан спортчылары барлыгы 10 медаль яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Софья Дьякова турнирның иң яхшы 5 спортчысы арасына 4нче урынны алды.