«Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында уздырыла торган «Спортта минем тарихым» балалар әдәби конкурсының яңа сезоны быел Луганск Халык Республикасында һәм Татарстанда бер үк вакытта старт алачак.
«Бу конкурс инде традициягә әйләнде. Узган ел без аны беренче мәртәбә азат ителгән, Татарстан Республикасы шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә уздырдык. Быел конкурс Татарстанда һәм ЛХРда бер үк вакытта бераз иртәрәк старт ала. Бу Лисичанскида торгызылган легендар спорт мәктәбе ачылачагы белән дә бәйле, ул шәһәрнең күп кенә спорт династияләренә башлангыч биргән. Без бу ике чараны берләштерергә һәм мәктәп ачылышында әлеге конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырырга телибез», - дип сөйләде конкурсның инициаторы, «Балалар спорты» федераль партия проектының Татарстандагы кураторы Ольга Павлова.
Конкурс ТР Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының «Динамо» ФСҖ һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә сигез тема буенча уздырыла. Бу «Без спортны сайлыйбыз», «Безнең спорт династиясе», «Сәламәт гаилә — көчле Россия», «Безне тәрбияләгән спорт мәктәбе» һәм башкалар.
Жюри хикәя, очерк, зарисовка, эссе яки лирик шигырь жанрларындагы текстларга спортның аларның авторларына катлаулы тормыш хәлләрен җиңәргә һәм җиңүче булырга ничек ярдәм итүе турында бәя бирәчәк. Конкурсның беренче этабы 15 августтан 30 сентябрьгә кадәр узачак. Конкурсның икенче этабы 10 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.