Татарстан башкаласында 17 августтан 18 августка каршы төндә «Төнге велофест» уздыру аркасында берничә урам буенча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.
Спорт чарасы вакытында Сибгат Хәким, Декабристлар, Бондаренко, Пролетар, Мәскәү, Рөстәм Яхин, Чернышевский, Таҗи Гыйззәт, Мартын Межлаук, Галиәсгар Камал, Худяков, Париж Коммунасы, Татарстан, Шибагетдин Мәрҗани, Фатих Кәрим, Сафьян, Әхтәмов, КСКА, Габдулла Тукай, Техник, Нурсолтан Назарбаев, Һади Такташ, Ботаника, Павлюхин, Марсель Сәлимҗанов, Спартак, Островский, Качалов, Агрономия, Петербург, Вишневский, Калинин, Әмирхан Еники, Лесгафт, Достоевский, Лейтенант Шмидт, Фатыйх Әмирхан, Абдулла Бичурин, Мусин, Мередиан һәм Абсәләмов проспектлары, шулай ук кайбер башка юллар.
Каплауларның тулы исемлеге һәм графигы Казан шәһәре администрациясе сайтында урнаштырылган.
«Төнге Велофест» - ТР башкаласы Мэриясе һәм Казанның туризмны үстерү комитеты ярдәмендә оештырыла торган төнге шәһәр буенча традицион велосипедта йөрү. Узган ел чарада 4,5 мең кеше катнашты.