1 августа Энгельс шәһәрендә (Сарытау өлкәсе) байдарка һәм каноэларда ишү буенча Бөтенроссия ярышлары һәм Россия беренчелеге тәмамланды. Турнирда Россиянең 30 төбәгеннән 19 яшькә кадәрге һәм 24 яшькә кадәрге 500гә якын спортчы катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары Родион Романов һәм Степан Данилов 200 һәм 500 метрлы дистанцияләрдә парлы ярышта көмеш призерлар булдылар.
Спортчыларны тренерлар Игорь Герасимов һәм Фирдәүс Петрова әзерләде.