21 сентябрьдә Казанда «Милләт кроссы» бөтенроссия йөгерү көне узачак. Массакүләм йөгерү ел саен физик культураны һәм спортны, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә, бу «Спорт – яшәү нормасы» федераль проектына туры килә.
Ярышлар «УРАМ» экстрим-паркы территориясендә (Подлужная ур., 67 Б) буенда 1 км (2015 елда туган һәм кечерәк кызлар һәм малайлар, 1969 елда туган һәм өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар), 4 км (2005 елда туган һәм кечерәк кызлар һәм егетләр, 2004 елда туган һәм өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар), 6 км (2005 елгы һәм кечерәк кызлар), 8 км (2005 елгы һәм кечерәк егетләр һәм 2004 елгы һәм өлкәнрәк хатын-кызлар), 12 км (2004 елгы һәм өлкәнрәк ирләр) дистанцияләрдә узачак.
«Милләт кроссы»на Дәүләт хезмәтләре порталында 1 августтан 19 сентябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин. Моның өчен авторлашырга, «Милләт кроссы» эзләү юлын кертергә һәм чарага язылырга кирәк.
Катнашучыларны кертү Комиссиясе 16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2а), шулай ук 21 сентябрьдә 08.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр «УРАМ» экстрим-паркында эшләячәк. Үзең белән паспорт (туу турында таныклык), мәҗбүри медицина иминияте полисы, бәхетсезлек очракларыннан гомерне һәм сәламәтлекне иминләштерү полисы һәм ярышларга кертү турында медицина белешмәсе булырга тиеш.