Татарстанның «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 15-16 яшьлек (2008-2009 елгы) яшүсмерләр арасында чирәмдәге хоккей буенча җәйге Спартакиадада җиңүдән старт алдылар.
Бүген Крымскидагы беренче уенда Татарстан җыелмасы Краснодар крае командасын ышанычлы җиңде — 13:0.
Матвей Базаров (6 туп), Алексей Борисов (2 туп), Матвей Стариков, Рамил Гыйльманов, Артем Фомин, Ратмир Әхмәтҗанов, Кәрим Абдулхаков гол керттеләр.
1 һәм 2 уен көне нәтиҗәләре
30 июльдә
-Санкт - Петербург җыелмасы – Краснодар төбәге җыелмасы-3:3⠀
- Свердловск өлкәсе җыелма командасы -Тула өлкәсе җыелма командасы-2: 5
- Мәскәү җыелмасы - Алтай төбәге җыелмасы-5: 0
- Ростов өлкәсе җыелмасы - Самара өлкәсе җыелмасы-3:1
31 июльдә
- Татарстан Республикасы җыелмасы - Краснодар төбәге җыелмасы-130
- Санкт-Петербург җыелмасы - Тула өлкәсе җыелмасы-10: 0
- Мәскәү өлкәсе җыелмасы - Алтай төбәге җыелмасы-5: 0
- Мәскәү җыелмасы - Самара өлкәсе җыелмасы-8:1
Бүген, 1 августта, Крымскиның «Факел» стадионында түбәндәге матчлар узачак:
09.00-Санкт-Петербург – Татарстан
10.45-Краснодар төбәге - Свердловск өлкәсе
16.00-Мәскәү - Мәскәү өлкәсе
17.45-Алтай төбәге - Ростов өлкәсе.