РОРСМнең пуля белән ату бүлеге тәрбияләнүчесе Айгөл Хәбибуллина Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел тулуга багышланган ату спортының ачык Белоруссия Федерациясе Кубогында мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде.
Безнең спортчыбыз «пневматик винтовка, 10 м, 60 басып ату» күнегүендә чыгыш ясады.
Квалификациядә ул 631,6 очко белән 2 нче урында барды, ә яңа кагыйдәләр буенча узган финалда 249.6 очко җыя алды.
Айгөл Хәбибуллина Мирный бистәсендәге Динамо пуля белән ату комплексында тренер Екатерина Лузганова җитәкчелегендә шөгыльләнә.