Андрей Минаков «Балтыйк диңгезе Кубогы»нда көмеш яулады

2024 елның 2 августы, җомга

Калининградта йөзү буенча «Балтыйк диңгезе Кубогы» Бөтенроссия ярышларының 1 ярыш көне тәмамланды. Турнир 1-2 августта «АВТОТОР Арена» физкультура-савыктыру комплексында уза.

Татарстан йөзүчесе Андрей Минаков 100 метрлы баттерфляй дистанциясендә көмеш медаль яулады. Спортчы 51,84 секунд вакыт күрсәтте.

Барлыгы 2 көн эчендә Россиянең иң көчле йөзүчеләре 30 комплект медаль һәм 10 000 000 сум приз фонды уйнатачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International