Башкала кунаклары билгеләп үткәнчә, алар Татарстанны республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышканнан соң сайлаганнар. Бизнесменнар портфолиосында Кировта уңышлы гамәлгә ашырылган проект бар, өстәвенә проектларның бюджетларына банклар да кертелә.
Киңәшмәдә тәкъдим белән ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады. Аның фикеренчә, яңа объектларны Әлмәттә, Чаллыда яки Түбән Камада төзергә кирәк, чөнки Казанда мондый үзәк бар инде.
Шулай ук инвесторларга концессион килешү кысаларында физкультура-савыктыру комплексын төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр. Аны Казанның Совет районы урнаштырырга мөмкин.