10 августта Казанда триатлон уздыру сәбәпле транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле карар шәһәр Мэриясе сайтында бастырылган.
Чикләүләр түбәндәге урамнарга кагылачак:
• 04:30дан 16:00гә кадәр 10.08.2024 ‒ Декабристлар урамындагы съездда (Кремль дамбасыннан С. Хәким урамына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлеше туктатыла);
• 04:30дан 14:30га кадәр 10.08.2024 ‒ С. Хәким урамы буйлап (Декабристлар урамыннан Ф. Әмирхан урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлеше туктатыла);
• 04:30дан 16:00гә кадәр 10.08.2024 ‒ С. Хәким урамы буйлап (Декабристлар урамыннан досәләмов урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлеше туктатыла);
• 04:30дан 14:30га кадәр 10.08.2024 ‒ С. Хәким урамы буйлап (Ф. Әмирхан урамыннан Чистай урамы белән кисешкәнгә кадәр, А. Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан үтәли үтеп чыгу мөмкинлеге булган ике юнәлешне туктатып тору);
• 04:30дан 14:30га кадәр 10.08.2024 ‒ Чистай урамы буйлап (С. Хәким урамыннан алып Чистай урамына кадәр, хәрәкәтнең өч уң полосасы туктатыла);
• 04:30дан 14:30га кадәр 10.08.2024 ‒ Чистай урамы буйлап (Чистай урамыннан алып «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә әйләнмәле хәрәкәткә кадәр, хәрәкәтнең өч уң полосасы туктатыла);
• 04:30дан 14:30га кадәр 10.08.2024 - «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге эчке юл буйлап (хәрәкәт тулысынча чикләнә);
• 04:30дан 14:30га кадәр 10.08.2024 ‒ Түбән күпердә («Ак Барс Арена» стадионының эчке юлыннан Ямашев проспектына кадәр);
• 07:00дән 16:00кә кадәр 10.08.2024 ‒ Пролетар урамы буйлап (хәрәкәтнең ике юнәлешен туктатып тору).
Яңалыкларны күзәтеп тору өчен оештыручының социаль челтәренә — Telegram-каналга һәм ВКонтакте төркеменә язылырга киңәш итәбез.