Шимбә көнне, 3 августта, «Спутник» МХК сезоннар арасындагы беренче өй уенын үткәрде. Әлмәтлеләр Уфаның «Толпар» МХКсын кабул иттеләр. Дуслык матчы Башкортстан командасы файдасына 0:3 исәбе белән тәмамланды.
Икенче уенны «Спутник» һәм «Толпар» якшәмбе, 4 августта уздырдылар. Матчның «экваторында» Әлмәт клубы һөҗүмчесе Ратмир Мәрданов бер алканы кире кайтарды, әмма нәтиҗәдә «Спутник» тигезли алмады. Ахырда «Толпар» ахыргы исәпне билгеләде – 1:3.
Киләсе уеннарны яшьләр командасы 8 һәм 9 августта үткәрәчәк. Алар Яңа Чабаксар «Сокол»ы белән уйный. Матчлар 17.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә башлана. Керү ирекле.