Татарстан спортчылары ишү спорты буенча узган 2024 елгы Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар. Турнир 2024 елның 29 июленнән 4 августына кадәр Мәскәүдә узды.
Россия Чемпионатының беренче көне пара-ишкәкче Алмаз Шәрәфиев өчен уңышлы булды. Татарстан спортчысы шәхси рекорд куйды һәм PR1M1x классында 09:36.04 нәтиҗәсе белән беренче булды.
Ишү спорты буенча Россия чемпионатының икенче көнендә Полина Мухорчева җиңел үлчәүлеләр арасында ялгыз узышларда иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп (07:48.845) «алтын» яулады.
Турнирның өченче көнендә рульсез дүртле классында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Артем Косов 06:05.037 нәтиҗәсе белән өченче булды.
Ярышларның дүртенче көне шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасы копилкасына медаль китерде. Җиңел үлчәүдәге ике ишкәкле көймәдә парлы класста хатын-кызлар арасында (2х жа л/в) «көмеш»не Александра Фомина яулады (07:07.715).
Турнирның финал көнендә Әмир Шиһапов, Сергей Константинов һәм Константин Ходяков парлы җиңел үлчәүдә дүртлелектә «алтын» яуладылар (4х МА лв, 06:13.147), Артем Косов рулевой белән сигезлелектә икенче булды (8+МА, 05:46.477). Полина Мухорчева хатын-кызлар ялгызында (1х ЖА,07:48.493), Альбина Сафиуллина һәм Дарья Шинкарева парлы җиңел үлчәүдә (4х жа ЛВ, 07:03.854) өченче урынны алды.
Шулай итеп, Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 7 медаль яулады.