Черкесск шәһәрендә уза торган «Россия тхэквондо берлеге президенты кубогы» Бөтенроссия турнирының беренче көнендә Татарстанның Динамо командасы ике медаль яулады.
Анна Казарновская 57 кг га кадәр авырлык үлчәмендә — 2 нче, ә Эмиль Алиев 80 кг га кадәр авырлык үлчәмендә 3 нче урынны алды.
Спортчылар Яр Чаллы шәһәренең «КЭМПО» көрәш спорт мәктәбендә тренерлар Сергей Титкин һәм Алексей Лукьянов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.