Әгерҗе муниципаль районы Хезмәт коллективлары спартакиадасы зачетына волейбол буенча ярышлар узачак. Беренче уеннар 9 августта 16.00 сәгатьтә, ә финал уеннары 10 августта 10.00 сәгатьтә «Олимп» ССК базасында узачак.
Ярышларга оешма, учреждение һәм предприятиеләрнең җыелма командалары чакырыла (мәҗбүри рәвештә оешмаларның 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләре). Команда составы 8 кеше, кырда 6 кеше уйный (4 ир-ат, 2 хатын-кыз), ир-атларны хатын-кызлар алыштыра ала.
Волейбол ярышларында катнашу өчен беренчел ирекле формада язылган гаризалар ярышларга 3 көн кала түбәндәге электрон почтага тапшырыла: Nataliya.Erohina@tatar.ru. Медицина хезмәткәре һәм командировкага җибәрүче оешма җитәкчесе тарафыннан таныкланган исемле гаризалар мәҗбүри һәм ярышлар көнендә баш судьяга тапшырыла.