Шимбә көнне Татарстан башкаласында Казан триатлоны узачак

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

10 августта Казан чираттагы тапкыр бөтен ил спортчыларын җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Татарстан башкаласында TIMERMAN командасыннан Казан триатлоны узачак.

Спортчылар өч дистанциядә старт алачак:

- Ярым тимерле: 1,9 км йөзү, 90 км велоузыш һәм 21,1 км йөгерү; - Олимпия: 1,5 км йөзү, 40 км велоузыш һәм 10 км йөгерү; - спринт: 750 м йөзү, 20 км велоузыш һәм 5 км йөгерү.

Барлык дистанцияләрне дә шәхсән һәм команда составында үтәргә мөмкин. Быел вакыйга кысаларында триатлон буенча гына ярышлар узачак. Узган ел катнашучылар өстәмә рәвештә свимран һәм йөзү ярышларында катнаштылар. Ул вакытта чарага илнең төрле почмакларыннан 900 дән артык спортчы җыелган иде.

Ярым тимерле дистанциядә иң яхшы нәтиҗәләрне Роман Евграфов (4:05:37) һәм Марина Колескина (5:01:04) күрсәттеләр. Олимпия дистанциясендә рекордлар ир-атлар арасында Вячеслав Васильевныкы (2:02:05) һәм хатын-кызлар арасында Варвара Григорьеваныкы (2:22:36). Спринт дистанциясендә рейтингның югары юлында — Михаил Бастраков (59:17) һәм Кристина Евграфова (1:13:32).

Онлайн-теркәлү 7 августта оештыручының сайтында тәмамлана. Шулай ук 9 августта спорт күргәзмәсендә буш урыннар булганда теркәлергә мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International