Казанда триатлон буенча ярышлар уздыру чорында кече суднолар хәрәкәтен чикләячәкләр

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

«Казан триатлоны 2024» уздыру уңаеннан Казансуда суднолар хәрәкәтен тыю керттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарында әйтелә.

Чикләүләр 10 августның 04:30 сәгатеннән 13:00 сәгатенә кадәр Кремль дамбасыннан алып «Миллениум» күперенә кадәр Казансу елгасы участогында гамәлдә булачак.

Документта кече үлчәмле судноларны, шулай ук җилкәнле, ял итү, спорт судноларын, шул исәптән гидроциклларны, байдаркаларны һәм ишкәкле көймәләрне куллану тыела, дип билгеләп үтелә.

Документ нигезендә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бу тыюны үтәүне тәэмин итү өчен кизү торырга тиеш.

Элегрәк Казан триатлонын уздыру чорында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү турында Карар бастырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International