Сигезенче августта «Спутник» үз бозында сезон алды әзерлегенең чираттагы уенын уздырды. Бу юлы Әлмәт командасы НМХЛ вәкилен Новочебоксарскидан «Сокол» командасын кабул итте.
Очрашуның старт өлешен командалар тигез көрәштә уздырдылар. Исәпне «Спутник» уенчысы Андрей Шитов ачты. Раний Галиуллин голы нәтиҗәсендә матчның беренче периоды 2:0 исәбе белән тәмамланды.
Икенче һәм өченче периодлар да Әлмәт командасы файдасына булды. Финал сиренасына кадәр «Сокол» капкасына Антон Гоцко һәм Ранель Галиуллин төгәл ыргыттылар, ике тапкыр – Руслан Кәримов, ноктаны Айдар Вилданов куйды.
Төп вакыт нәтиҗәсе — 7:2. Тренировка оертаймында голлар булмады, матчтан соңгы ыргытулар сериясендә кунаклар бер омтылышка күбрәк тормышка ашырдылар – 1:2.
Икенче уенны «Спутник» һәм «Сокол» 9 августта үткәрәчәк. Башлана 14.00 сәгатьтә.