«Яльчик» КФУ спорт базасында (Яльчик күле, Марий Эл, Помара Бистәсе) Татарстанның күренекле спорт эшлеклесе, ТР һәм РФ атказанган физик культура хезмәткәре Шамил Хәсән улы Галиев истәлегенә багышланган ветеран командалар арасында волейбол буенча XIII Бөтенроссия турниры уеннары узды.
Ел саен бу турнирга Татарстан Республикасының, Марий Эл Республикасының, Чуваш Республикасының, Киров өлкәсенең һәм башка төбәкләрнең хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары җыела.
Турнирда уенчыларының яше: ир – атлар – 2 уенчы 50+ яшь, калганнары 60 яшьтән өлкәнрәк; хатын-кызлар-2 уенчы 40+ яшь, калганнары 50 яшьтән өлкәнрәк булган командалар катнашты.
Уздырылган уеннар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
Ирләр:
1 урын — «Динамо-АКОС» (Казан ш.)
2 урын — «ИНВАЛ» (Чабаксар ш.)
3 урын — «Мелита» (Казан ш.)
Хатын-кызлар:
1 урын — «Динамо-1» (Казан ш.)
2 урын — Йошкар-Ола ш.
3 урын — «Динамо-2» (Казан ш.)