Барнаул шәһәрендә Россия укучыларының XII җәйге Спартакиадасы финалы кысаларында шахмат турниры тәмамланды. Спартакиада медальләре өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 16 команда көрәште, аларның составы 17 яшькә кадәрге (2008-2009 елгы) 2 егет һәм 2 кыздан торды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составына Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбенең спортчылары — спорт мастерлыгына кандидатлар Муса Закиров һәм Азалия Мифтахова, Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбе спортчысы, спорт мастерлыгына кандидат Леонид Леимов һәм Кукмара шахматчысы, спорт мастерлыгына кандидат Зөләйха Хуҗина керде. Команда вәкиле - Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбенең тренеры халыкара оста Самусенко Максим Александр улы.
7 тур дәвамында Татарстан командасы Тула өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларын 4 тапкыр җиңеп, Башкортостан Республикасы, Новосибирск өлкәсе һәм Ростов өлкәсе командалары белән 3 тигез исәптә уйнап, 11 команда очкосы җыеп, икенче урынны алды.
Ярышлар 3 августтан 8 августка кадәр Барнаул шәһәрендә (Алтай өлкәсе) узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын — Башкортостан Республикасы
2 урын — Татарстан Республикасы
3 урын — Новосибирск өлкәсе