Суга сикерү буенча «Булачак олимпиец» яшь чемпионнар лигасы 16 июльдән 7 августка кадәр Калуга, Смоленск, Пенза һәм Саратов шәһәрләрендә 4 этапта узды.
Татарстан Республикасының яшүсмерләр җыелма командасы спортчыларының чыгышлары нәтиҗәләре буенча төрле дәрәҗәдәге 21 медаль яуланды: 4 алтын, 5 көмеш һәм 12 бронза.
1нче урын — Кира Хәйруллина, Полина Соловьева, Вера Полякова, Кәрим Шәйгарданов
2нче урын — Кира Хәйруллина (2 медаль), Полина Соловьева (2 медаль), Әмирә Кужахмедова
3нче урын — Павел Истомин, Кира Хәйруллина (2 медаль), Полина Соловьева (2 медаль), Дамира Кужахметова (2 медаль), Кәрим Шәйгарданов (2 медаль), Егор Дмитриев (2 медаль), Александр Копылов