Рамазан Гарифуллин янгын сүндерү-коткару спорты буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды

2024 елның 9 августы, җомга

Санкт-Петербургта Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Федераль янгынга каршы хезмәтенең махсус идарәләренең янгын-коткару спорты буенча «В.Т. Кишкурно истәлегенә» Бөтенроссия ярышлары уза.

Татарстанлы Рамазан Гарифуллин «штурм баскычы – 4 кат – уку манарасы» дисциплинасында алтын медаль яулады.

2 урын — Титоренко Станислав (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 50 нче ФПС махсус идарәсе);

3 урын — Свинаренко Роман (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 50 нче ФПС махсус идарәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International