«Ак Барс»ның яшь хоккейчылары — Александр Овечкин Кубогы катнашучылары

2024 елның 9 августы, җомга

5 августта «Александр Овечкин Кубогы» балалар-яшүсмерләр хоккей турнирына старт бирелде, ул 10 августка кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда Россия, Белоруссия һәм Казахстанның иң көчле 16 хоккей академиясе, шул исәптән Казанның «Ак Барс» командасы да катнаша.

«Ак Барс»ның яшь хоккейчылары «Мытищи» боз аренасында берничә уен уздырдылар һәм ¼ финалга кадәр барып җиттеләр, анда Мәскәү «ЦСКА» командасын 4-5 исәбе белән җиңделәр.

Балалар турнирының чираттагы уенын казанлылар 9 августта үткәрәчәк: хоккейчылар Мәскәүнең «Спартак» командасы белән ярышларның финалына эләгү өчен көч сынашачак. Очрашу 17:15 сәгатьтә башлана.

«Александр Кубечкин Кубогы» — балалар-яшүсмерләр хоккей командалары арасында турнир. Беренче Кубок 2018 елда узды. Үзенең биш еллык тарихында ул Мәскәү өлкәсенең визит карточкасы булырга өлгергән һәм халыкара статус алган. Ел саен август аенда Мәскәү астына иң көчле хоккей мәктәпләре вәкилләре җыела. «Александр Овечкин Кубогы» кысаларында иң титуллы клуб — турнирның төп трофеен дүрт тапкыр откан Мәскәү ЦСКАсы.

2024 елда турнир Мәскәү өлкәсенең «Мытищи» һәм «Красногорск Арена им. В.Петрова».

Турнирның расписаниесе:

5 августтан 7 августка кадәр — төркем этабы уеннары.

8 һәм 9 августта — чирекфинал һәм ярымфинал.

10 август — финал матчлары, 3-15 урыннар өчен уеннар

Турнир барышын, очрашуларны онлайн-трансляцияләүне һәм аларның нәтиҗәләрен «VK» дагы рәсми бергәлектә күзәтергә мөмкин: vk.com/ovicup.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International