Бөгелмә шәһәренең «Юность» спорт мәктәбе авыр атлетлары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Үз категорияләрендә Евгений Левин, Максим Селиванов, Мәликә Фәтхлисламова һәм Радмир Мөхәммәтҗанов җиңүчеләр булдылар.
Көмеш медальләрне Данил Малинов, Матвей Трегубов, Дмитрий Мальцев, Никита Фәйзуллин, Никита Милеков, Алмаз Шиһапов һәм Екатерина Пугачева алды.
Өченче урыннарны Родион Бондалетов, Егор Милков, Андрей Куманеев һәм Константин Киршин алдылар.
Ярышлар 1 августтан 4 августка кадәр Воткинск шәһәрендә узды.