5 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендә рус шашкасы буенча дөнья чемпионаты узачак. Ярышлар Мәскәү өлкәсенең Одинцово районында «Патриот» ПСБ отелендә 2024 елның 5-15 сентябрендә узачак. Турнирны ачу 6 сентябрьдә 15:00 сәгатькә планлаштырылган.
Дөнья чемпионаты — «шашка» спорт төрендәге төп турнир, ул Россия территориясендә узачак. Безнең спортчылар Россия флагы астында чыгыш ясаячак, ә ярышларны ачу һәм ябу көннәрендә Россия Федерациясе гимны яңгыраячак. Турнирда 25 илдән, шул исәптән Норвегия, Германия, Монголия, Конго, Колумбия, АКШ, Эфиопия, Венгрия, Болгария, Төркия, Кытай һәм башка бик күп илләрдән шашкачылар катнашачак. 10 көн дәвамында 5 континенттан 80нән артык иң көчле спортчы чемпион титулы өчен көрәшәчәк.