Физкультурачылар көне уңаеннан тантаналы һәм спорт чаралар узды

2024 елның 11 августы, якшәмбе
10 августта физкультурачылар көне уңаеннан «Яшьлек» үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен алга куйган, балаларга төпле белем һәм чыныгу биргән остазларны, озак еллар спорт өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Ул бәйрәм белән тәбрикләп ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бер көн алданрак Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен йөрткән үзәк стадионда физкультурачылар көне уңаеннан җиңел атлетика буенча Россиянең һәм Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданованың әти-әнисе истәлегенә багышланган ярыш узды.

Спортчыларны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде. Физкультурачылар көне белән ихластан тәбрикләп яңа җиңүләр, яңа биеклекләр теләде ул. 

Ярышта балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрдән башлап, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үз иткән райондашларыбыз катнашты. Ярыш кысаларында ГТО нормаларын тапшыру да каралган иде. 

Исегезгә төшерәбез, физкультурачылар көне «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International