Бөгелмәдә Бөтенроссия бәйрәме — Физкультурачылар көне билгеләп үтелде

2024 елның 11 августы, якшәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары өчен «Энергетик» стадионында бай спорт программасы әзерләнде. Ярышлар башланыр алдыннан шәһәрнең күренекле спортчыларына һәм тренерларына бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова тапшырды.

Рәсми өлештән соң ярышларга старт бирелде. Стадионның йөгерү юлында иң тиз һәм чыдам бөгелмәлеләр 1 километрдан 3 километрга кадәр төрле дистанцияләргә йөгерделәр. Комлы мәйданчыкта пляж волейболын яратучылар командалары көч сынашты. Спорт залында электрон коралдан ату буенча ярышлар узды. «Олимп» футбол манежында иң яхшысы исеме өчен мини-футбол буенча командалар көрәште. Гаилә елы кысаларында ГТО гаилә фестивале узды.

Исегезгә төшерәбез, физкультурачылар көне «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International