10 августта Омскида сезон алды турниры – Омск өлкәсе губернаторы Кубогы тәмамланды. Гандбол «Зилант»ы ярышларда бронза медальләр яулады.
«Динамо-Сөнгөл» белән ничьядан соң Казан командасы «Пермь аюларына» 41:33 исәбе белән оттырды. Әмма финал көнендә турнир хуҗалары белән матчта җиңү аждаһаларга калды – 29:27.
Призерлар өчлеге:
1 урын — «Пермь аюлары»
2 урын — «Динамо-Сөнгөл»
3 урын — «Зилант»
Шулай ук турнирның топ бомбардирларын Артем Сухочев җитәкләде. Аның исәбендә 25 туп. Максим Васильев топ-10да 9 нчы урында урнашты (11 туп).
Инде 16 августта команда үзенең чыгышын Чиләбедә сезон алды турнирында башлый.