Almet Oilers Cup: беренче уен көне нәтиҗәләре

2024 елның 10 августы, шимбә

Көндез Казанның «Барс» һәм Нефтекаманың «Торос» командалары уйнады. Татарстан башкаласыннан команда өстенрәк күренде, исәптә алда барды. Ләкин ахырда үкенечле хата җибәрелде, шуннан соң «Торос» исәпне тигезләде. Ә офертаймда нефтекамалылар 3:2 исәбе белән җиңү яулады.

Кич белән «Нефтяник» «Югра» белән уйнады. Беренче периодта да, икенче периодта да хуҗаларны кагыйдә бозулар эзәрлекләде, шул исәптән составлар алмашканда үкенечле игътибарсызлык аркасында.

Ике нуль белән уен өченче периодка һәм аннары турнирда рәттән икенче өстәмә бишминутка күчте. Бу овертайм озакка сузылмады. Инде 25нче секундта ук, Искәндәр Мөлеков тапшыруыннан, матчта очконы Вадим Хлопотов куйды.

Икенче очрашуның иң яхшы уенчылары дип капкачылар – «Нефтяник»ның Евгений Киселев һәм «Югра»ның Владимир Сохатский танылды.

Якшәмбе көнне, турнирның икенче көнендә, «Югра» - «Барс» (12.00 сәгатьтә башлана), «Нефтяник» - «Торос» (17.00 сәгатьтә башлана) уеннары узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International