Казанда ишү спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге җиңүчеләре билгеле булачак

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Казанда 2024 елның 14-17 августында ишү спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Идел буе федераль хезмәтенең Ишкәкле спорт төрләренең федераль спорт-тренировка үзәгендә Һади Такташ ур., 122 адресы буенча 3 команда спортчысы очрашачак:

1. Казан ш. спортның ишү төрләре буенча ОРСМ;

2. КазУОР;

3. ПГУФСиТ;

Республика чемпионатында һәм беренчелегендә җиңү өчен 90 ишкәкче көч сынашачак.

Татарстан Республикасы Чемпионаты кысаларында «академик ишү» дисциплинасы буенча 2007 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «ялгыз», «парлы икеле» классларында, шулай ук 2007 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында «рулевойсыз икеле» классында ярышлар узачак.

Татарстан Республикасы беренчелеге түбәндәге дисциплиналар буенча узышларны үз эченә алачак:

- егетләр, кызлар (19 яшькә кадәр)

Академик ялгыз ишү

Парлы ишү-академик ишү (юн.)

Академик ишү-рулевойсыз икеле ишү (юн.)

Академик ишү-парлы дүртле (юн.)

Академик ишү-рулевойсыз дүртле (юн.)

- егетләр, кызлар (17 яшькә кадәр)

Академик ялгыз ишү

Академик ишү-парлы икеле

Академик ишү-парлы дүртле (егетләр )

 

Ярышларның беренчел расписаниесе:

16 август

9:30 — тантаналы ачылыш.

10:30 – 16:00 – квалификация, ярымфинал, финал ярышлары.

17 август

10:00 – 16:00 – квалификация, ярымфинал, финал ярышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International