Физик культура көне уңаеннан Кайбыч районында төрле спорт чаралары узды. Теләге булган һәркем волейбол уйнап кына калмыйча, ГТО нормаларын да тапшыра алды, бу спорт көненә бик яхшы өстәмә булды.
Район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы иң яхшы тренерларны һәм укытучыларны уңышлары һәм спорт үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләде:
«Бик актив һәм максатчан укытучыларыбыз, шулай ук яңа үрләргә ирешергә ярдәм итүче тренерларыбыз булуы белән горурланам. Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрикләп, гаиләгездә тынычлык, эшегездә биек үрләрдә булуыгызны гына телим. Тазалык-саулык белән физкультура һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!» - диде Альберт Илгизәр улы.
Исегезгә төшерәбез, физик культура Көне «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.