9 августта Теләче стадионында Физкультурачылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарага тренерлар, физкультура укытучылары, спорт һәм физкультура оешмаларында эшләүче куючы хезмәткәрләр чакырулы иде.
Аларны август аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган традицион бәйрәм белән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин тәбрикләде. Ул район спортчыларына иң изге теләкләрен җиткереп, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин белән берлектә, бертөркем хезмәткәрләргә күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының, Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Азактан, стадионда волейбол, футбол буенча иптәшләрчә уеннар үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, физкультурачылар көне «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.