10 августта Нурлат шәһәренең "Спорт" паркында Физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Физик культура өлкәсе хезмәткәрләрен, спортчыларны, тренерларны, укытучыларны, спорт ветераннарын, шулай ук спорт белән мавыгучы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы барлык нурлатлыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин Нурлат районының спорт ветераннарына һәм спорт мәктәпләре тренерларына бүләкләр тапшырды.
Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльнара Азизова унлап ветеранга Рәхмәт хатлары тапшырды. Биредә үк Нурлатның спорт сөючеләренә «ГТО» билгеләре, ә әлеге Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына актив кушылучы коллективларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Физкультурачылар көне кысаларында Нурлатта төрле чаралар – җиңел атлетика эстафетасы, стритбол, пляж волейболы һәм ату буенча ярышлар узды.