15-18 август көннәрендә Саратовта беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган бадминтон буенча XI Бөтенроссия ярышлары узды. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 5 медаль яуладылар.
Ир-атлар арасында ялгыз разрядта чемпион титулын Сергей Сирант отты, ә көмеш медальне – Никита Мулеев. Сүз уңаеннан, бу тандем ир-атлар парлы разрядында бронза отты.
Катнаш парлы разрядта Регина Галиәхмәтова Мәскәү өлкәсеннән Глеб Степаков белән парда көмеш призер булды. Никита Мулеев Санкт-Петербургтан Алена Яковлева белән парда бронза алды.