«Динамо-Ак Барс» хоккейчылары – Россия җыелма командасы составында «Бөек шәк юлы» халыкара турниры җиңүчеләре

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

16-18 август көннәрендә Барнаулда чирәмдәге хоккей буенча 5х5 «Бөек шәк юлы «Континентальара хоккей лигасы» халыкара турниры узды. Ир-атлар турнирында алтын медаль өчен Россия, Үзбәкстан һәм Казахстаннан 4 команда көрәште.

Россия җыелмасы һәм «Samarkand City» (Үзбәкстан) командалары арасындагы финал җыелма команда файдасына тәмамланды, 16:4. Сүз уңаеннан, Россия командасы составында Казанның «Динамо-Ак Барс» командасыннан 7 хоккейчы чыгыш ясады.

Турнир нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы һөҗүмче» призын Денис Стариенко алды, ә турнирның иң яхшы уенчысы Алексей Соболевский булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International