Татарстанның чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасы укучыларның җәйге спартакиадасында көмеш медаль яулады

2024 елның 18 августы, якшәмбе

Крымскида 15-16 яшьлек (2008-2009 елгы) кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча XII җәйге Спартакиаданың финал этабы тәмамланды. Ярышлар 11-17 август көннәрендә «Факел» стадионында узды

7 уен көне эчендә «Динамо» РОРСМ һәм Казан ОРУ тәрбияләнүчеләре, үз төркемчәләрендә лидер булып, ярымфиналда Санкт-Петербург командасын 6:2 исәбе белән җиңеп, турнир финалына чыктылар. Алтын медальләр өчен көрәштә көндәш Мәскәү өлкәсе командасы булды.

Матч бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Уен барышында җиңелеп, Татарстан кызлары соңгы чиректә көндәшләре капкасына 3 гол керттеләр. Ләкин көндәшләрне куып җитә алмадылар.  Матч 6:4 исәбе белән Электросталь спортчылары файдасына тәмамланды.

Турнир нәтиҗәләре буенча шәхси бүләкләрне Арина Савельевага (иң яхшы сакчы) һәм Татьяна Лебедевага (иң яхшы һөҗүмче) тапшырдылар.

Җыелма команданың тренеры – Людмила Юшкова һәм Радик Сабитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International