Россия беренчелегенең 3 көнендә Татарстан стендчылары 4 медаль яулады

2024 елның 16 августы, җомга

19 яшькә кадәрге стендка ату буенча Россия беренчелеге Тәтештә үз экваторын кисеп чыкты. Өченче медаль көнендә татарстанлылар 4 медаль яуладылар, бүләкләрнең тулы комплектын җыйдылар.

Яшүсмерләр арасындагы команда турнирында траншея стендында Татарстан җыелма командасы җиңү яулады. Квалификациядә Тимур Гатауллин, Глеб Агеев һәм Никита Притков икенче булып бардылар, шуннан соң атышуда финалга юллама оттылар. Алтын матчта команда Новосибирск өлкәсен тар-мар итте, 6:0.

Кызлар ярышында «траншейницалар» икенче булдылар. Дарья Савельева, Дара Чупина һәм Юлия Чернова квалификациядә 161 төгәл ату ясадылар, ә 1 урын өчен көрәштә Липецк өлкәсенең 1нче командасына оттырдылар, 3-5.

Түгәрәк стендтагы микст мәйданчык хуҗаларына бронза бүләкләр китерде. Пьедесталның 3 нче баскычына Данил Сабиров/Варвара Танькова һәм Камил Хәйруллин/Зарина Фәттахова күтәрелде.

17 август – ярышларның йомгаклау көне. Спортчылар скитта ике команда комплекты медаль уйнатачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International