V Бөтенроссия урам уеннарының яңа титуллы партнеры – Winline компаниясе

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Ярышлар гадәттәгечә 7 һәм 8 сентябрьдә «Урам» экстрим-паркында узачак. Программада түбәндәге дисциплиналар тәкъдим ителәчәк: баскетбол (баскетбол3×3), велосипед спорты (ВМХ–фристайл–парк, BMX-ритм-трек узышы), роллер спорт (скейт-кросс, роликлы тимераякта биеклеккә сикерү, самокат-парк һәм самокат-урам), һәм брейкинг; шулай ук күрсәтмә юнәлешләр: һава-көч атлетикасы, флорбол 3х3, текбол һәм скейтбординг (урам). Уеннарда Россия Федерациясенең 50дән артык төбәгеннән 1300дән артык спортчы катнашыр дип планлаштырыла.

«Титуллы партнерлык һәм спорт вакыйгаларының эксклюзив неймингы – бу инде заманча дөньяда еш практика. Җитди маркетинг карарлары чиратына биредә нульдән башлап җибәрелгән һәм урам спорт төрләренең визит карточкасы булган проект басты!

Без нәкъ менә "Urban Games" Бөтенроссия урам уеннары "Winline" компаниясе йөзендә көчле һәм ышанычлы партнерга ия булуыбызга бик шатбыз, ул шулай ук 2024 елда БРИКС илләренең шау-шулы уеннары вакытында да ярдәм күрсәтте.

Ышанабыз, спорт индустриясендә көчле коммерция брендына ресурс һәм медиа ярдәме урам спорт төрләренең җәлеп итүчәнлеген ныгытачак кына. Мондый союз бишенче урам уеннары өчен яңа мөмкинлекләр китерәчәк».

Максим Денисов – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАО генераль директоры»

Приз фонды 1 500 000 сум тәшкил итәчәк, ул уеннарда җиңүчеләр арасында бүленәчәк. Катнашуга гаризаны urbangameskazan.com рәсми сайтта бирергә мөмкин. Тамашачылар өчен керү ирекле.

Ярышлардан тыш экстрим-парк мәйданчыгында күңел ачу тамашасы да булачак. Концерт программасы белән аңа әлегә исеме сер итеп сакланган танылган башкаручы киләчәк. Моннан тыш, «Winline» компаниясе партнерлары булган «Ак Барс» хоккей клубы һәм «УНИКС» баскетбол клубы йолдызлы спортчыларының кунаклар сыйфатында катнашуы көтелә.

Уеннар «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

«Urban Games» Бөтенроссия урам уеннары беренче тапкыр 2020 елның җәендә «Урам» Яшьләр экстрим паркында узды. Шуннан бирле анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 4000нән артык спортчы катнашты, алар Казанга үзләренең осталыкларын күрсәтергә һәм урам спорт төрләренең популярлыгын арттырырга киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International