14 августта Татарстан Республикасы спорт аэробикасы Федерациясе делегациясе Чабаксар шәһәрендә узган судьялар семинарында катнашты.
Безнең Динамо коллективы делегациясен Чуваш Республикасында ТР Спорт аэробикасы Федерациясе Президенты, Бөтенроссия категорияле судья, югары категорияле тренер, спорт аэробикасы буенча Россиянең спорт мастеры Ләйлә Псардия җитәкләде. Төркем составына шулай ук Наталья Сөләйманова, Валентина Зырянова, Евгения Трошина, Дарья Стрельцова, Елизавета Киселева, Екатерина Ренкова, Лилия Яруллина да кергән.
Семинарда катнашучылар (тренерлар, судьялар, инструкторлар, педагоглар) белән бергә Татарстан вәкилләре «Халыкара гимнастика федерациясенең (2025-2028 FIG) спорт аэробикасы буенча ярышлар кагыйдәләре» программасы буенча укып, квалификация күтәрү турында сертификатлар алдылар.