Татарстанның «Динамо» спортчылары – Россия Кубогы җиңүчеләре

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

17-18 август көннәрендә Пермь шәһәрендә аквабайк буенча Россия Кубогы финалы узды. Татарстанның Динамо командасы 2 алтын, көмеш һәм бронза медаль яулады.

Ski GP-1 классында слалом буенча Россия Кубогы иясе Руслан Агләмов булды.

Илһам Мөхәммәдиев Ski GP 4 классында көмеш призер булды.

13-14 яшьлек Ski Junior классында икенче этапта бронза медальне Камил Мөхәммәдиев яулады. Шулай ук ике этап суммасы буенча ул Бөтенроссия ярышлары кубогына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International