Татарстан каратистлары ИФО чемпионатында һәм беренчелегендә 10 алтын медаль яуладылар

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

15-18 август көннәрендә Оренбургта каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларда 9 төбәктән 500 дән артык спортчы катнашты. Алар декабрьдә Уфада узачак каратэ буенча Россия беренчелегенә сайлап алу этаплары иде.

Татарстанның җыелма командасы зур состав белән чыгыш ясады, өлкәннәр өчен әлеге турнир 22-26 август көннәрендә Мәскәүдә узачак Россия чемпионаты алдыннан көч сынашу булды.

Татарстанлылар 10 алтын, 14 көмеш һәм 13 бронза медаль яуладылар, бу нәтиҗә командага гомумкоманда зачетында 2 урынны алырга мөмкинлек бирде.

Нәтиҗәләрнең тулы исемлеге сылтама буенча мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International